Чаңгы сезонын Зәйдә Яңа бистәдәге урман биләмәсендә яптылар. Эстафетада шәһәр һәм авылдан килгән командалары катнашты. Командалар ир-егетләр 3 +1 хатын-кыз составыннан гыйбәрәт иде. Һәр команда 1км.800 метр араны максималь тизлек белән үтәргә тиеш иде. Ярышлар нәтиҗәсе буенча 1 урын үз подгруппасында Зәй политехник колледж җыелма командасына бирелде, 2нче-7мәктәп, 3нче-4 мәктәп. Авыл командалары арасында: 1нче-Югары Нәлем, 2нче-Чыбыклы, 3 нче- Төги командалары. Предприятие һәм оешмалар арасында: 1 нче- ГРЭС, 2нче-ЗПК, 3нче- Инвестстройсервис командалары. Ярышларда шулай ук ветраннар да көч сынашты. Алар 11 команда арасында 7 булдылар.