Зәй ГРЭС ында озак көткәннән соң реконструкция үткәрү күздә тотыла. Аңа Француз Госкорпорациясенең италиядәге предприятиясе булышмакчы була. Алар 11 энергоблокның 3 сен алыштырырга риза булганнар. Әлбәттә әле тулысынча рекострукция үткәрү мөмкинлеге турында сөйләргә иртәрәк, ләкин боз кузгалды дигән сүз. Хәзер конкрет сөйләшүләргә юл ачык. Шуңа да ТатЭнерго башлыгы Рәүзил Хазиев әйтүенчә әлеге объект Федераль дәрәҗәдә энергия белән тәэмин итүче эре станцияләрнең берсе. Аны тулы күәтенә эшләтү өчен, әлбәттә инвесторлардан башка булмый. Шуңа күрә инде ничә ел дәвамында инвесторлар эзләү эше дәвам итте. Әлеге корпорация безнең тәлапларга килә торган бердән-бер оешма.