13 март көнне спорт сәләмәтләндерү үзәгендә “Сәләмәтлек” спартакиадасы исәбенә волейбол буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге булып үтте. Ярымфинал ярышларында Сәвәләй, Чыбыклы, Бохарай, Пәнәче, Аксар, Шепкә командалары очрашты. Нәтиҗәдә 1 урынны Сәвәләй, 2 нче урынны Бохарай, 3 урынны Аксар командалары алды. 4 урында Чыбыклы волейболчылары. Барлык җиңүчеләр дә мактау кәгазе һәм медальләр белән бүләкләнделәр.