Тәрәз артында язгы буран уйнаса да 18 март көнне туган якны өйрәнү музеенда яз кәефе хөкем сөрде. Чөнки күргәзмә залында тропик күбәләкләрдән торган күргәзмә эшләде һәм иң мөһиме балалар көлүе күңелне күтәрде. 2сыйныф укучылары “Нәврүз” бәйрәме турында ишетергә килгәннәр. Яз белән бергә кар эрүе, март аенда агачларның чәчәк атуы турында, халкыбызның милли уеннарыннан торган күңел ачулар, барысы да бик кызыклы тоелды. Гади алма һәм алмадан ясалган ризыклар бик тәмле һәм файдалы итеп бирелде. 21 мартта әлеге ризыкларны авыз итсәң исәнлек өчен бик тә файдалы булачак. Йокыга талган тропик күбәләкләр күргәзмәсе балалар күңеленә сихәт бирде.