Газ ягулыгына күчү хуплана

2016 елның 18 марты, җомга

Зәй район башкарма комитеты транспорт чараларын газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирүне башлый. 15-30 процентка транспорт чарасын газга күчерү хезмәте керә, шул исәптән җиһаз бәясе һәм җиһазлау эшләре керә. Субсидия барлык төрдәге оешмаларга һәм физик затларга тарала. 2016 елның мартыннан Татарстан хөкемәте һәм “Газпром-газ ягулыгы” оешмасы белән килешү төзелгән. Килешү кыссасында күчүчеләргә еллык займ бирү дә каралган. Татарстанда газ ягулыгына күчү пунктлары эшли. Алардан барлык үзгәрешләр турында да хәбәрдар булырга мөмкин һәм шулай ук субсидия алу өчен заявка калдыру да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International