Зәй елъязмасына тагын бер бәйрәм -“Шикәр бәйрәме” өстәлде, ул районда икенче мәртәбә оештырылды. Бүген “Энергетик” Мәдәният сарае исеме җисеменә туры килгән әлеге “Шикәр бәйрәме”ннән гөрләп торды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, Россия шикәр җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе урынбасары Сергей Миронов, җитәкче-инвестор Илшат Фәрдиев, «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, Азнакай, Тукай, Актаныш, Сарман, Түбән Кама районнар башлыклары, агрохолдинг һәм агрофирмалар җитәкчеләре, белгечләре һәм башкалар катнашты. Бәйрәмгә 2015 елның җитештерү алдынгылары, эшкәртү сәнәгатендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм агрохолдингның тотрыклы эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Аларга иң җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерелде, сәхнәгә күтәреп бүләкләр тапшырылды.