Кичә политехник колледж базасындагы ресурс үзәгендә “Челтәр компаниясе” ААҖ һәм “Россия челтәрләре” АҖ вәкилләре катнашында үзенчәлекле тәҗрибә уртаклашу оештырылды. Биредә Мәскәү кунакларына югары көчәнеш астында эшләргә өйрәтү полигоны күрсәтелде. Республика һәм федераль компанияләр арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелгән, хәзер алар үзенчәлекле технологик яңалыкларны бер-берсе белән уртаклашып, югары нәтиҗәләргә ирешүне алга куя. Зәйдәге ресурс үзәгендә «Россия челтәр компаниясе» белгечләренә югары электр көчәнеше астында эшләргә өйрәнү буенча уку-тренировкалар үткәрү урынында эш тәҗрибәсе күрсәтелде. Агымдагы ел башыннан Россиядә беренчеләрдән булып ачылган югары көчәнеш астында эшләргә өйрәтү полигонында “Челтәр компаниясе” филиалларыннан белгечләр килеп, махсус программа буенча квалификацияләрен күтәрә башлады. - Без агымдагы ел башыннан 7 бригаданы укыттык. Хәзерге вакытта биредә төрле районнардан 4 бригадада 16 белгеч укулар үтә. 18 көнгә исәпләнгән программа буенча укулар теория белән практиканы бәйләп алып барыла. Әлеге курсларны үтүчеләр дәүләт үрнәгендәге таныклыклар алып чыга. Ел ахырына кадәр без “Челтәр компаниясе”нә караган барлык предприятиеләрдән 47 бригадага махсус курслар үткәрергә планлаштырабыз, - ди Түбән Кама электр челтәрләре предприятиесенең уку үзәкләре белән элемтә буенча баш инженер урынбасары Алмаз Галимов. Югары көчәнеш астында эшли алучы белгечләргә хезмәт базарында сорау зур. Электрны сүндермичә генә төзекләндерү эшләре башкару, яңа линияләр сузу, беренчедән, кулланучы өчен уңайлы булса, икенчедән, зур экономия ясала. Өстәвенә, белгечләр югары көчәнеш астында эшләүчеләр арту эш урынында куркыныч моментларны киметә, диләр. - Безне Татарстан “Челтәр компаниясе” җитәкчелеге эш тәҗрибәсе уртаклашу буенча «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүгә чакырды. Аеруча безне югары көчәнеш астында эшләү, моның өчен махсус белгечләр әзерләү үзәге кызыксындыра. Ресурс үзәгендәге өйрәнү полигоны бик үзенчәлекле. Һичшиксез, алга таба югары квалификацияле белгечләр әзерләп, аларның эш сәләтен куллану кирәк. «Россия челтәр компаниясе» - эре структура, безнең югары көчәнеш астында эшләүгә юнәлтелгән гамәлләребез бар, әмма ул даими кулланыла дип әйтеп булмый. Шуңа күрә алга таба бирегә килеп өйрәнүләр үтү, тәҗрибә туплау нияте бар, без биредә күргән, белгәннәрне җитәкчелеккә җиткерәчәкбез, - ди «Россия челтәр компаниясе»нең баш инспекторы Евгений Шаков. Хәзерге вакытта “Челтәр компаниясе”ндә исә комплекслы өйрәнүләр алып бару нәтиҗәсендә 0,4 кВ көчәнеш астында эшләүче 21 бригада бар. Алар күп эшләр башкарырга сәләтле. Ә Зәйдәге ресурс үзәгендә исә тагын да югарырак көчәнештә эшли алучылар әзерләнә. - Без тагын да югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә омтылабыз. Бу - заман таләбе. Безнең 0,4 кВ көчәнеш астында эшләүче бригадаларыбыз хезмәте нәтиҗәсендә ут сүндереп эшләү 3-4 процентка кимеде. Башлангыч бар, дәвамы, һичшиксез, булачак. 2017 елда без тулысынча көчәнеш астында эшләүгә күчүне максат итеп куябыз һәм ут сүндерүләргә чик кую күздә тотыла. Алга таба 35 кВ һәм аннан югары көчәнеш астында эшләргә өйрәнү полигоны булдыру нияте дә бар, - дип белдерде “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Әхмәтов. Энҗе Әгъләмова