Сарсаз-Багражда көчле беләклеләрне ачыкладылар

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район авыл җирлекләре арасында армрестлинг буенча ярышлар оештырылды. Бу көнне 17 авыл җирлегеннән 99 кеше (51е – ир-ат, 48е – хатын-кыз) үзләре арасыннан иң көчлеләрне ачыкладылар. Катнашучыларга көч биреп торучы тамашачылар да күп булды, спорт залында җанатарлар авазы тынып тормады. Ярышлар зур оешканлык белән үтте. Авылларда, чынлап та, армрестлингны үз итүчеләр шактый икән. Зәйлеләр эштә генә түгел, спортта да сынатмый. Үз авырлыкларында хатын-кызлардан Гүзәл Юнысова (Югары Шепкә), Ирина Чернова (Баграж), Мария Москова (Сәвәләй), Олеся Емельянова (Баграж), Гүзәл Васильева (Югары Мәлем), ир-атлардан Николай Муханов (Баграж), Николай Петров, Серафим Абдулов (Баграж), Илназ Насыйров (Югары Мәлем), Рамил Рамазанов (Югары Пәнәче), Рөстәм Рамазанов (Чыбыклы), Иван Москов (Сәвәләй), Нияз Җиһаншин (Чыбыклы) җиңүче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International