Зәй укытучылары диктант яза

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә районның барлык педагоглары рус теленнән муниципаль диктант яза. Район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән ул әлеге һөнәр ияләренең грамоталылыгын сынау, үз өсләрендә даими эшләргә этәрү максатын күздә тотып оештырыла. Нәтиҗәләр буенча соңыннан белем дәрәҗәсе билгеләнеп, кирәк дип табылганда, махсус курслар оештыру мөмкинлеге дә күздә тотыла Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International