Зәйдә каникуллар булуга карамастан һәр көнне муниципаль олимпиадалар үтә. Математика, рус теле, химия фәннәреннән инде үтте. Бүген “ярышлар” биологиядән булачак, ә дүшәмбе – физикадан. Мәгариф идарәсе методисты Венера Аюпова әйтүенчә олимпиадалар иң акыллы укучыларны барлау һәм аларны кече академиядә, җаваплырак олимпиадаларда катнашу өчен әзерлекләр үтү өчен үткәрелә. Нәтиҗәләр апрель аенда билгеле булачак.