Татарстанның үзендә җитештерелә торган азык-төлек күләмен арттыру, әлеге продукциянең сыйфатын яхшырту һәм бу тармакта идарә системасын җайга салу... Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган куркынычсызлык советы утырышында нәкъ менә әлеге темалар турында үзара фикер алыштылар. Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүне максат итеп куйган бу чарада республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Авыл хуҗалыгын нәтиҗәле итү өчен... Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен арттыру кирәклеген ассызыклады. Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы вакытында 2020 елга эчке базарны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычы куйган иде. - Бу максатка ирешү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү белән бәйле яңа технологияләргә таяну кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Президенты үзенең чыгышында. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда бу тармакка аеруча зур игътибар бирелә башлаган инде. Әлеге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре дә сизелә, дип саный Президент. - 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе 214 миллиард сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем төбәк продуктының 7,8 процентын алып тора. Өстәвенә, соңгы елларда агросәнәгать тармагына инвестицияләр күләме дә артты. Сөт җитештерү буенча Татарстан Россиядә – беренче, бәрәңге күләме буенча – икенче, мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерү буенча – дүртенче урынны алып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. Сөт ризыклары белән бәйле мәсьәлә сораулар тудыра Илдә катлаулы икътисадый вәзгыять урнашуга карамастан, Татарстан авыл хуҗалыгы тармагын нәтиҗәле итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк, дип ышандырды Президент. - Катлаулы 90нчы елларда без авыл хуҗалыгы тармагын бер тапкыр саклап калуга ирештек инде. Ул чорда илебез тулысынча чит ил азык-төлегенә бәйле иде. Ул елларда бездә кабул ителгән карарларның дөреслеген аңлыйбыз. Хәзер дә авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, камилләштерү өчен тырышачакбыз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Президент фикеренчә, азык-төлек куркынычсызлыгы дигәндә, бу республиканы үзебездә җитештерелгән ризыклар белән тәэмин итү генә түгел, ә азык-төлеккә бәяләрне дә контрольдә тотуны аңлата. - Азык-төлек сыйфатына игътибарны арттыру сорала. Мине шунысы шаккаттыра: без чит төбәкләргә бик зур күләмдә сөт сатабыз. Шул ук вакытта Татарстанга читтән кертелә торган сөт продукциясе күләме дә шактый зур. Өстәвенә, алар сыйфат ягыннан да мактана алмый... -дип ризасызлыгын белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шунысын да исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Татарстанга читтән 70 миллиард сумлык азык-төлек кертелә. Аларның 25 проценты – терлек ите, 93 проценты – балык продукциясе, 37 проценты – сөт һәм сөт ризыклары. Республика яшелчә һәм җиләк-җимеш белән дә тиешенчә тәэмин ителмәгән. Куркынычсызлык Советы утырышы эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Рәмзия ЗАКИРОВА