Гаилә үзкыйммәтен ныгыту һәм демография мәсьәләләрен чишү максатыннан Татарстанда кәләшләр фестивале үткәрелә. Республикада үтәчәк беренче тур җиңүчесенә “Татарстанның бриллиант кәләше” дигән исем бирелә һәм җиңүче Россия күләмендә үткәреләчәк финал бәйгесендә катнашу хокукы ала. Кәләшләргә бер генә таләп – ул кияүдә булырга тиеш. Бәйгегә 2005-2015 елда кияүгә чыккан кәләшләр чакырыла. Кәләшнең буе, сыны, авырлыгы катнашу өчен киртә була алмый. Иң мөһиме кәләшнең кыяфәте, эчке халәте, иренә карата мәхәббәтен сүрәтләү. Җиңүче итеп тормыш юлын бриллиант туйга кадәр җиткерергә сәләтле парлар табыла. Гаризалар 2 апрельгә кадәр кабул ителә. Кабул итү бүлеге адресы https://vk.com/festival_nevest_tatarstan һәм электрон адресы nevestaRT@mail.ru.