ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Технониколь корпорациясенең эшче профессиясе Чемпионатының “Түбә ябу” номинациясенә кертү турындагы инициативасын кызыклы дип тапты.

09.04.2016 ел Югары Пәнәче мәктәбендә легендар якташларыбыз И.И.Баязитов һәм Н.П.Николаев истәлегенә татарча көрәш буенча балалар арасында ярышлар узды. Ярышта район мәктәпләреннән 11 команда 96 көрәшче килде. Яшь көрәшчеләрне Зәй район башлыгы Р.Г.Каримов сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.

Бүген 12 апрель – космонавтика көнендә республика, шул исәптән Зәй районы мәгариф учреждениеләрендә “Юрий Гагарин белән бергә 108 минут!” дип аталган акция үткәрелә. Ул яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатын күздә тотып оештырыла.

Зәйдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекләрендә җыелышлар башланды. Ул Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына депутаталар сайлауга багышлана. Җыелышта шулай ук “Мобилизация – 1+5” проектын гамәлгә кертү мәсьәләсе карала.

11 апрель көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Юрий һәм Айгөл Моисеевлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Олег һәм Игорь дигән исемнәр бирделәр.

11 апрель көнне Зәй үзәк хастаханәсендә Тукай укулары үтте. Ул бөек шагырьнең 130 яшьлек юбелеена багышланды. Укуда катнашучылар шигырь сөйләде, җырладылар һәм әкият сөйләделәр. Тамашачылар да битараф калмады.

24-30 апрельдә Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да “Организмны авырулардан саклауның Европа атналыгы” үтәчәк. Ул Бөтендөнья сәләмәтлекне саклау оешмасы инициативасы белән үтә. Дөньяда эпидемиялогик шартлар бик киеренке.

Александр Шамов җитәкчелендәге ансамбль чыгышын тамашачылар көтеп ала. Алар белеп тора, коллективлар югары дәрәҗәдә чыгыш ясый, ә сәхнә артындагы могҗизалар сер булып кала.


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин. Әлеге сервис ярдәме белән Сез никахлашу көненә бер ай кала ГХАТ бүлегенә килү вазыйфасыннан азат ителәсез.

Зәйдә “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры үтте. “Энергетик” мәдәният сараена чыгыш ясарга сәхнә осталары җыелды. 2016 елда “Балкышка” 5 яшь тулды. Ул вакыт эчендә 3 фестиваль үткәрелде. Хәзер фестиваль ике елга бер үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International