Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Технониколь корпорациясенең эшче профессиясе Чемпионатының “Түбә ябу” номинациясенә кертү турындагы инициативасын кызыклы дип тапты. Ул түбә ябучыларны Чемпионатның региональ этабы барышында күреп, әлеге специализациянең киләчәге бар икәнен һәм төзелеш индустриясенең сыйфатын күтәрүдә кирәкле компонент икәнен искәртте. Быел түбә ябу ярышы эшче профессия Чемпионатыны презентация тәртибендә кертелде. ТехноНиколь компаниясе әлеге номинация өчен бәйге биремнәре әзерләде, аларны бәяләү тәртибен булдырды, инструментлар һәм материал белән тәэмин итте һәм судьялар эшенә мөмкинлекләр тудырды. Булачак түбә ябучылар жюри составына гына түгел Федераль һәм региональ җитәкчеләргә үзләренең осталыгын күрсәттеләр һәм әлеге профессия вәкилләренең үз эшләренең остасы икәнен исбат иттеләр.