09.04.2016 ел Югары Пәнәче мәктәбендә легендар якташларыбыз И.И.Баязитов һәм Н.П.Николаев истәлегенә татарча көрәш буенча балалар арасында ярышлар узды. Ярышта район мәктәпләреннән 11 команда 96 көрәшче килде. Яшь көрәшчеләрне Зәй район башлыгы Р.Г.Каримов сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Җанатарлар арасында районыбыз башлыгы Каримов Р.Г., Зәй муниципаль районы башкарма комитеты рәйсе Хафизов И.Ф., Зәй башкарма комитеты рәйсе Максимов С.В., икьтисади үсеш, сәнәгать сәүдә эшмәкәрлеккә булышлык буенча башкарма комитет җитәкчесе урнынбасары Байрашев П.А., а/х идарәсе башлыгы Галиахметов А.Н., Зәй районы спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ашрапов И.З., ветеран көрәшчеләр Саляхов Ш.С., Анисиомв П.М. һәм башкалар булуы көрәшчеләргә тагын да дәрт өстәде. Келәмдә көн буе киеренке көрәш барды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Командалар арасында урыннар түбәндәгечә булды: I- Сармаш-Баш - Югары Нәлем II-Югары Пәнәче III-Зәй татар гимназиясе Җиңүчеләргә бүләкләрне спорт ветераннары, җитәкчеләр, матди ярдәм итүчеләр тапшыруы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.