24-30 апрельдә Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да “Организмны авырулардан саклауның Европа атналыгы” үтәчәк. Ул Бөтендөнья сәләмәтлекне саклау оешмасы инициативасы белән үтә. Дөньяда эпидемиялогик шартлар бик киеренке. Бу халыкларның күчеп йөрү аркасында да килеп чыккан зур проблемаларның берсе. Бу хәлдә кешене профилактик чаралар гына коткарып кала алырга мөмкин, ул да булса прививка. Бүген аның әһәмиятен бөтен кеше белә. Ә менә прививка ясатырга ашыкмыйлар. Әлеге атна кыссаларында барлык балалар да привика ясатырга тиеш.