Бүген 12 апрель – космонавтика көнендә республика, шул исәптән Зәй районы мәгариф учреждениеләрендә “Юрий Гагарин белән бергә 108 минут!” дип аталган акция үткәрелә. Ул яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатын күздә тотып оештырыла. Билгеле булганча, моннан 55 ел элек - 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче мәртәбә космоска оча. Бу көнне ул “Восток” космик кораблендә Җир шарын әйләнеп үтеп, Саратов өлкәсе Смеловка авылына төшә. Бу уникаль очыш 108 минутка сузыла. Шул уңайдан район мәктәпләрендә бүген тантаналы линейкалар узды, шулай ук шәһәрдәге Чернушка һәйкәленә бару, дәресләрдән соң спорт төрләре буенча турнирлар уздыру планлаштырыла. Энҗе Әгъләмова