Зәй үзәк хастаханәсендә Тукай укулары үтте

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

11 апрель көнне Зәй үзәк хастаханәсендә Тукай укулары үтте. Ул бөек шагырьнең 130 яшьлек юбелеена багышланды. Укуда катнашучылар шигырь сөйләде, җырладылар һәм әкият сөйләделәр. Тамашачылар да битараф калмады. Алар Тукай шигырьләреннән өзекләр һәм җөмләләргә җаваплар эзләделәр. Викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International