Иске Зәйнең мәдәният йортында ел саен Тукайның туган көнен зурлап уздыралар. Быел да инде 12 апрельдән балалар өчен бөек шагырьнең туган көненә багышланган Тукай әкиятләреннән торган рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар бик теләп “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк”, “Кәҗә белән сарык әкияте” әсәрләр буенча рәсем төшерделәр. Бәйге алдыннан балалар Тукай әкиятләре китабы белән таныштылар, андагы рәсемнәрне карадылар, Тукайга багышланган күргәзмәдәге кул эшләре белән кызыксындылар. Соңыннан “Туган тел” җырын башкардылар. Кичә балалар өчен бик кызыклы тоелды.