Безгә космос хыял бүләк итә...

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

55 ел элек дөньядагы барлык халык Гагарин фамилиясен ишеттеләр. 12 апрель, 10 сәгать 10 минутта ТАСС галәмгә беренчеләрдән булып кеше очканын хәбәр итте. Көннең герое булып Советлар Союзы граңданины, хәрби майор Юрий Алексеевич Гагарин булды. Кинокадрлар Гагагринның елмаюлы фотоларын, старт алдыннан төшкән фотосүрәтләрен күрсәттеләр. Әлеге елмаю белән кешелек галәмне үз итте, ә кеше үз-үзен җиңде. Музей экспонатларында тарихка кагылган күп кенә экспонатлар, фото сүрәтләр бар һәм алар турыдан туры безнең районыбыз тарихына да кагыла. Шул ук эт-команавт Чернушка безне ерактагы 1961 ел вакыйгаларына алып китә. 12 апрельдә музейда космоска карата зур күргәзмә ачылды һәм ул бәйрәм төсе алды. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина булды һәм галәмне өйрәнү дәүләтебезнең иң кирәкле проектларның берсе булуын әйтте. Очрашуга шулай ук Зәй җиренә бортында эт Чернушка булган космик корабль төшүен үз күзләре белән күргән Иванов Михаил Егорович та килгән иде. Чараның соңында 2012 елда чыккан “Команавт Чернушка” киносын карау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International