Түбән Камада территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләренең укулары үтте

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Якынлашып килүче сайлауларга әзерлек кыссаларында 12 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләренең укулары булып үтте. Укуны Татарстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Э.С. Гөбәйдуллин, аның урынбасары В.Н. Каменькова, Үзәк сайлау комиссиясе бүлек мөдире Ф.Н. Тазиева үткәрделәр. Укуда Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлау законнарында үзгәрешләр, политик партияләр белән эшләү, депутатлыкка кандидатлар белән һәм массакүләм мәглүмат чаралары белән эшләү мәсьәләләрен күтәрделәр. Зәйдән укуда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм сайлау комиссиясе әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International