Бүген, “Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсендә концерт группасы һәм автоклуб хезмәткәрләре язгы кыр эшләрендә хезмәт куючы механизаторларыбызга үзләренең дәртле җырларын һәм изге теләкләрен җиткереп, аларның күңелләрен күтәрделәр. Әлеге чыгышлар барлык чәчү агрегатлары янында да булачак –дип ышандыралар хәвәскәр артистлар.