Зәй районы басу-кырларында уҗым культураларын тукландыру эше дәвам итә. Бу эш барлык агрофирмалар, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә алып барыла. Шул рәвешле район буенча язгы тукландыру эше 40 проценттан артык башкарылды инде. Бу эш белән биш “Туман” агрегаты, өч очкыч шөгыльләнә. Тырмалау эше дә актив алып барыла. Аңа иң беренчеләрдән булып “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә керештеләр, соңрак барлык агрофирмалар да кушылды. Бүген 42 агрегат күпьеллык үлән һәм пар җирләрен тырмалый һәм инде “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” бүлекчәсендә 251 гектар мәйдан биләгән “Куды” басуына арпа чәчүгә дә керештеләр. Бу эш тә, узган ел белән чагыштырганда, атна- ун көн алдан башланды. Чәчүчеләргә фатиханы район башлыгы Разиф Кәримов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов бирде. Беренче орлыклар имам-мөхтәсиб, “Нур” мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловның догалары белән җир куенына салынды: күтәрелгән куллар буш китмәсен. Элек-электән бабаларыбыз шулай җир эшенә изге дога белән керешкәннәр. Хәерле язлар, җәйләр булып, вакытында җиле исеп, вакытында яңгыры явып, район басу-кырларыннан мул, бәрәкәтле уңыш җыеп алырга язсын. Район басу-кырларына агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк. Шуларның 28 мең гектарын – бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Хәерле сәгатьтә, игенче! Рәзимә Кашапова