Шушы көннәрдә Мирный бистәсендә Бөтендөнья сәламәтләндерү көненә багышланган “Бүген сәламәт булу заманча һәм мөһим эш”- дип аталган чара үтте. Аның төп максаты, ял көннәрендә балаларның ялын дөрес оештыру, начар гадәтләрне булдырмау, сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрне тагын да арттыруга нигезләнгән иде. Ул ике өлештән торды, башта балаларга бик эчтәлекле итеп язылган лекция укылды, соңыннан спорт -уен өлеше оештырылды. Чарада 15 бала катнашты. Балалар үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.