Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйдә чәчү барышы белән танышты

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген боралакта Зәй басу-кырларын әйләнеп чыгып, “Баграж” күле янындагы болында, инвестор Илшат Фәрдиев, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы, гамәлдәге программалар турында сөйләште, фикерләште. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Республика башлыгының Зәйгә килүе очраклы түгел, район чәчүгә беренчеләрдән булып кереште, язгы кыр эшләре компаниясе барышы буенча исә ул, Норлаттан кала, республикада икенче урында бара.Тулаем алганда, Зәйдә язгы чәчү эше барлыгы 16 процентта башкарылды. Рөстәм Миңнеханов Зәйдә игенчелек буенча эш барышының югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклады. Президентыбыз Зәйлеләрнең программалардан кыю файдалануларын да- уңай бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International