Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешуга 25 ел

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары П.А. Байрашев,хезмәт ветераннары, оешма җитәкчеләре катнашты.Бу истәлекле көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең музее да ачылды. Биредә эшләүче хезмәткәрләр Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International