Бүген хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, даими комиссия рәисе Р.Н.Вәлиәхмәтов һәм депутатлар катнашында Зәй район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссияләре утырышы узды.
Көн тәртибендә 6 сорау каралды.Утырышта комиссия рәисе Р.Н.Вәлиәхмәтов, Зәй муниципаль районы Советы юридик бүлек башлыгы В.В.Кудряшов,Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Г.М.Галимова, эчке эшләр бүлеге штаб башлыгы Р.Н.Кәбиров, авыл хуҗалыгы һәм идарәсе консультанты К.Г.Ногмановлар чыгыш ясадылар.