“Тукайны укыганда” конкурсы

2016 елның 26 апреле, сишәмбе
Г.Тукайның тууына 130 ел туу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе татар гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән “Тукайны укыганда” исемле конкурс үткәрде. Балалар шагырьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация карадылар. Конкурста барлыгы 14 укучы катнашты. Алар Г.Тукайның әсәрләрен бик сәнгатьле итеп башкардылар. Җиңүчеләр дип Муртазин Шамил һәм Бабаевский Радмир билгеләнде. Барлык конкурста катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International