Шушы көннәрдә Казан федераль университетының It лицеенда компьютерга өйрәнү буенча «Компьютер Land: «Өченче буын» - 2016ел республика финал конкурсы үтте. Зәйдән бу фиинал конкурсында Ольга Зайниевна Козенбаева һәм Алевтина Яковлевна Шаровалар катнашты. Алар 5 төрле бирем ясадылар һәм күп төрле программалар буенча белемнәрен сынадылар. “MS WORD” программасында эшләү номинациясендә 1 урынны Козенбаева Ольга Зайниевна алды. Россия пенсионерлар союзының Татарстандагы төбәк бүлеге оешма рәисе Любовь Николаевна Мишина аңа тантаналы рәвештә диплом тапшырды.