Бүген Зәйнең барлык урамнарында һәм мәйданнарында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар үтә. Бәйрәм чаралары иртән сәгать 8 дә традицион эстафета белән башланып китте. 9 сәгать 30 минутта бәйрәм парады булды. Төгәл 10 сәгатьтә билгесез солдат һәйкәле янында митинг башланып китте. Район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның Татарстан халкына Мөрәҗәгатен җиткерде һәм барлык ветераннарны һәм зәйлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады. Митингтан соң үзәк мәйданда “Тынычлык, Җиңү һәм мәхәббәт” исемле күмәк күңел ачулар башланды. Ул кичке 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк һәм Җиңү салюты белән тәмамланачак.