Бөек Җинүнең 71 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы гына көннәр калып килә. Зәй җирле “Россия Союз пенсионерлары” иҗтимагый үзәге, Зәй пенсия идарәсе фонды белән берлектә бәйрәм чараларында актив рәвештә катнашуларын дәвам итәләр. Бу көннәрдә алар Сугыш ветераны Анна Ивановна Моисеева белән очраштылар. Ул 1923 елның 15 нче февралендә Зәй районы Подгорный бистәсендә туган. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, шәфкать туташлары әзерләү курсында укый һәм 1942 елда фронтка озатыла. Анна Ивановна “Сугышчан батырлыгы өчен” медаленә ия. Ул Германиядә Җиңү байрагын кую тантанасында катнашкан шәхес. Рейхстаг стенасында ул үз фамилиясен язып калдырган. Ә фронттан аларны туган җирләренә маршал Георгий Жуков үзе озатып кала.