Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында тагын бер яңартылган мәдәният йорты ишекләрен ачты
2016 елның 9 мае, дүшәмбе
Республикабыз Президенты авылларыбызны матурлауга, бөтәйтүгә, анда яшәүчеләргә уңай шартларны мөмкин кадәр күбрәк тудыруга юнәлтелгән социаль программаларга өстенлек бирә. Татарстанда мәдәният учакларын төзекләндерү программасы да әнә шул максатны тормышка ашыруны күздә тотучы күләмле эшләрнең берсе. Аның кысаларында инде Зәй районында Югары Шепкә мәдәният йорты төзекләндерелеп халыкка хезмәт күрсәтә. Кичә исә әлеге программа буенча районыбызның Кадер авылында зур төзекләндерү эшләре башкарылган мәдәният йорты ишекләрен ачты. - Үткәнен барлап, өлкән буынны хөрмәтләп, киләчәк көн турында кайгыртып яшәүче авыл – ул тулы кан белән яши дигән сүз. Без менә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Кадердә мәдәният йорты ачу тантанасына җыелдык. Бу үзенә күрә үткән белән киләчәкнең бәйләнешен чагылдыра. Ил өчен батыр уллар-кызлар биргән авыл, бүген яшь, яңа буын дәвамчысы булып тора. Ә яшьләр булган җирдә иҗат, матурлык һәрчак чәчәк атарга тиеш. Шуңа да без мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә алындык, - диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. Кадер авылындагы әлеге мәдәният йорты инде 30 елдан артык файдаланышта булган. Аны капиталь төзекләндерү халык соравы буенча гамәлгә ашырылды. Агымдагы елга Татарстанда мәдәният учакларын төзекләндерү программасына кертелгән эш буенча биредә үзгәртеп кору ел башыннан ук башланды. - Программа нигезендә төзекләндерүгә 11 млн. сум акча республика бюджетыннан бүленде. Мәдәният йорты тышкы яктан да, эчтән дә искиткеч күркәм төс алды. Идән, тәрәзәләр, ишекләр, стеналар яңартылды. Әлеге мәдәният йортының җылыту системасы начар эшләү сәбәпле биредә салкын була иде, хәзер җылылык, канализация, электр системалары алыштырылу белән мәдәният учагы җылы, якты үзенә тартып тора торган урынга әйләнде. Ә җирле бюджеттан бүленгән 1 млн. сумга якын акчага без сәхнә өчен эленмәләр, бизәлеш булдырдык, 180 урынлык тамаша залында яңа утыргычлар урнаштырылды. Кадерлеләргә иҗатта да, тамашалар карауда да яңартылган бинаның рәхәтен күрергә язсын, - дип елмая мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батыршина. Төзекләндерү эшләрен алып барган “Зәй төзелеш комбинаты” ҖЧШ хезмәткәрләре эшеннән барысы да канәгать. - Оешма директоры Николай Кириллов, прораб Ленар Солтанов һәр эшне җитди контрольдә тотып, бөтен безнең теләкләрне исәпкә алып, һәр тәкъдимгә илтифатлы булдылар, оешма хезмәткәрләре сыйфатлы төзекләндерү эшләре алып бардылар. Төзүчеләр бинаны тиз арада сафка бастыру өчен вакыт белән исәпләшеп тормады. Бу әлбәттә район җитәкчелегенең төзекләндерүнең үз вакытында башкарылуына җитди игътибар бирү нәтиҗәсе дә. Кадер җирлеген яңа мәдәният йорты белән сөендерүләре өчен без республика җитәкчелегенә дә, район хакимиятенә дә, төзүчеләргә дә бик рәхмәтле, - ди җирлек башлыгы Римма Зайцева. (фотоларны түбәннән карагыз) Энҗе Әгъләмова
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты
СССРның халыкара класслы спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча бөтенроссия ярышлары
Ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды
24 апрель көнне Биектауда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз