Бүген Иске Зәй бистәсендә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасары В.Г.Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, хәрби комиссар А.Ф.Әгъләмҗанов, ветераннар Советы рәисе М.С.Хуҗин, предприятие, ошма, учреждение җитәкчеләре, Совет, башкарма комитетның җапаплы хезмәткәрләре, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп, спорт сыйныфларында укучылар, балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм башкалар катнашты. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!"