7 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль район берәмлекләре белән видеоконференция үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. Бүгенге көндә Татарстанда язгы-кыр компаниясе рамкаларында 810 мең гектар җир чәчелде, бу исә планлаштырылган барлык чәчүлек мәйданының 45 процентын тәшкил итә. Киңәшмә барышында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүгенге көнгә башкарылган язгы-кыр эшләренә нәтиҗә ясап, Зәй районы - 70, Сарман - 58 , Кайбыч - 53 , Нурлат һәм Тукай районнары - 51 процент, ә иң салкын Әтнә ягында эшне соңрак башлауларына да карамастан 55 процент мәйданда чәчүлек эшләре башкарылуын хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 15нче майга чәчүнең төп өлеше тәмамланырга тиешлеге турында искәртеп үтте һәм бүгенге көндә иң мөһим булган язгы-кыр эшләрен башкару белән беррәттән, авыл-хуҗалыгына төп нәтиҗәле керем китерүче терлекчелек өлкәсендәге эшләрне дә даими алып бару кирәклеген тагын бер кат ассызыклады-дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.