Зәйләрнең яраткан урыны, Зәй буена урнашкан комлы, сулы кояшлы җирләрнең берсе, халкыбызның яраткан урыны ГРЭС янында урнашкан ял итү урыны җәйге чорга әзер. Анда 20 машина ком кертелгән. 26 майда су саклаучылар оешмасының водолазлары су асты акваториясен чүп чардан чистарттылар. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты сорауы буенча чишенү-киенү урыннары, кояштан саклану урыннары тәртипкә китерелде һәм яңа буяулар белән яңартылды. “Роспотребсоюз” хезмәткәрләре су составын тикшерделәр һәм химик күрсәткечләр буенча су нормадан аз гына калыша, чөнки анда коры калдыклар күбрәк икәне күренә. Суда инфекцияләр табылмаган.