Бүген үзләренең гомер бәйрәмнәрен хезмәт ветераннары Югары Шепкә авылында яшәүче Фәйзуллина Гөлминур Сөнгатулла кызы һәм Чыбыклы авылыннан Баймөхәммәтова Нуридә Сөнгатулла кызы билгеләп үтәләр. Алар икесе дә авыр тормыш юлы кичергән затлар.
Зәй районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү тулы күәтенә дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 800 гектарда күпеллык үлән чабылгын. 200 тонна печән һәм 900 тонна сенаж әзерләнгән.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге район делегациясе Самара өлкәсе сабан туенда катнашу өчен сәфәргә чыгып киттеләр. Делегация составында мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә осталары, көрәшчеләр, журналистлар.
Бүген Зәйнең үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул зәйлеләрдән бик күп котлаулар алды. Аны беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Кәримов котлады, ул озак еллар хезмәте өчен Сәгыйть хәзрәткә рәхмәт белдерде, аның өчен зәвык белән махсус ясатылган шамаил бүләк итте.
25 майда музей хезмәткәрләре мәктәп тавында 1 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе оештырдылар. Тарихи урында андый чара оештыру традициягә әйләнеп бара. Шуңа да укучылар бик теләп риза булдылар.
26 майда “Березка” балалар бакчасында “Яраткан әкияттәге геройлар” исемле викторина үтте. Чарада балалар командаларга бүленеп 5 төрле биремдә ярыштылыр. Алар төрле сорауларга җавап эзләп дөрес җавапларга мультфильмнардан алынган билгеләр алдылар.
Үзәк китапханәдә эшләп килүче хокук саклау клубын җитәкләүче З.И. Гильманова 4 нче мәктәп кысаларында «Үз үземә адвокат» дип аталган эшлекле уен үткәрде. Алып баручы укучыларга үзләренең төп хокукларын искә төшерде.