Сәвәләйдә өмә

2016 елның 30 мае, дүшәмбе
Сәвәләй авылы җирлегендә зур эш башкарылды.28 нче май көнне иске мәктәп бакчасында өмә үткәрелде, Сабантуй һәм Боламык бәйрәмнәрен үткәрү урыны әзерләнде.Өмәне Сәвәләй авылы җирлеге башлыгы Валерий Иванович Маркелов белән Виталий Васильевич Агапов оештырдылар. Ир-атлар корыган агачларны кистеләр, хатын-кызлар исә мәйданны тулысынча чистартып чыгардылар.Авыл тагын да матурланып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International