Безнекеләр Самара сабан туе батырлары булдылар

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Алдан хәбәр ителгәнчә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Самара сабан туенда катнашты. Анда безнең көрәшчеләр дә сынатмады – 60 кг. үлчәүдә Динар Кәримов, 70 кг.да – Булат Гадершин, 100 кг. үләчәүдә Радик Салахов беренче урынны алдылар, ә Сабан туеның абсолют батыры булып якташыбыз Радик Салахов калды. Гирь күтәрүчеләр дә сынатмады. 1 урында Рафис Гатин, хатын кызлар арасында – Лилия Гатина, кылар арасында – Гатина Алсу, ә егетләр арасында Айнур Гатин беренчелекне бирмәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International