29 май көнне шәһәр мәдәният йорты мәйданында “Балалар тормыш бизәге” дигән яшь рәссамчылар бәйгесе үтте. Бәйгедә Мирный бистәсендә яшәгән барлык фантазиягә бай яшьүсмерләр һәм балалар катнашты. Алар асфальтта үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, рәсем ясауда иң осталарына истәлекле призлар һәм мактау кәгазе тапшырылды. Аннан балалар җитезлек күрсәтеп уеннарда катнаштылар.