29 майда “Энергетик” мәдәният сарае кашында эшләп килүче “Русская душа” һәм “Злато” рус фольклор коллективлары Лаеш районы Никольское авылында үткәрелүче 24 нче Бөтенроссия фольклор җыр фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Оештыручыларга һәм тамашачыларга безнең коллективлар чыгышы бик ошады, чөнки алар зур кызыксыну белән тамаша кылдылар.