29 июньдә Мирный бистәсендә “Хәрәкәт – яшәү чыганагы” дигән фитнес сәгате үтте. Ул шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән наркотиклар куллануга каршы пропаганда кыссаоарында үткәрелде. Парк территориясендәге урнашкан тренажерларга әлегә хәтле карап кына үткән балалар үзләре аның белән якыннан танышып, аларны куллану серләренә төшенделәр, аның сәләмәтлеккә файдасы турында аңладылар.