Инде 10 ел буена Зәй районында “Күңелле җәй” муниципаль программасы тормышка ашырыла. Аның максаты - студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру, балаларның ялын оештыру һәм ишек алдында җәйге чорда ял итүчеләрнең ялын оештыру.
Зәйдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны төрле мәсьәләләр белән кабул итте. Аңа тугыз кеше мөрәҗәгать итте.
Зәй районында җирлек башлыклары айга ике мәртәбә урыннарга чыгып киңәшә. Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның чираттагысы бүген Чыбыклы авыл җирлегендә узды.
Хәзерге вакытта дөнья хәбәрләре хәрби хәрәкәтләрне хәтерләтә. Андый вакытта уйлап куясың, ничек үзеңне һәм якыннарыңны сакларга. Күп вакытта кеше югалып кала. 24 августта иске Зәй бистәсендә музей хезмәткәрләре “Үз дөньяңны террордан сакла” исемле акция үткәрделәр.
Зәйнең 7нче мәктәбендә “Мәгариф системасының нәтиҗәле эшчәнлеге – районның үсеш нигезе“ шигаре астында район-шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Анда ТР Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
23 августта Дмитровода авыл халкы өчен шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт булды.Анда мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.
23 август көнне 4 мәктәп базасында физкультура укытучыларының август киңәшмәсе үтте. Анда 35 укытучы катнашты.
Быел шәһәр көне күптәрле чараларга бай булачак. Ул 26 августта веломарафон белән башланып китә(кичке 18 сәгатьтә шәһәр буенча). 27 августта 12 сәг. Бию түгәрәге җитәкчеләренең бәйгесе, 15сәг. Туй мәшәкатьләре (тамаша), 19сәг. Бәйрәмне тантаналы ачу, “Хезмәт кешесе” сертификатлары тапшыру
26 август көнне гражданнарның хезмәт хокукларын саклау буенча “кайнар элемтә” ачылачак.
Якты күл авылы яшьләре көче белән чистартылган тагын бер чишмә сафка басты. Аны 22 яшьлек Андрей Егоров һәм Дмитрий Антипов урманда табып алып төзекләндерде.