Зәйнең 7нче мәктәбендә “Мәгариф системасының нәтиҗәле эшчәнлеге – районның үсеш нигезе“ шигаре астында район-шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Анда ТР Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар “Проект эшчәнлеге – районда белем бирүдә өстенлекле юнәлешн” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Пленар утырышта төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова чыгыш ясады