Хәзерге вакытта дөнья хәбәрләре хәрби хәрәкәтләрне хәтерләтә. Андый вакытта уйлап куясың, ничек үзеңне һәм якыннарыңны сакларга. Күп вакытта кеше югалып кала. 24 августта иске Зәй бистәсендә музей хезмәткәрләре “Үз дөньяңны террордан сакла” исемле акция үткәрделәр. Алар көтелмәгән очракта мөрәҗәгать итәр өчен гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәтенең телефон номерларын өләштеләр.