26 август көнне районыбызда Татарстанның эчке эшләр Министры, полиция генерал-майоры А.В. Хохорин эшлекле сәфәр белән килеп китте. Ул Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты, эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм киләчәк айларга планнар турында сөйләде.
Сезне чын күңелдән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.
Бүген, хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы үтте. Анда 11 сорау каралды. Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
«Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тылсымлы кино студиясендә кунакта булдылар. Алар үзләрен кино артистлары һәм режиссерлар итеп хис иттеләр
Зәй районы сөт җитештерү буенча республикада 11 урында тора. Бүгенгесе көнгә көнлек савым 70,3 тонна тәшкил итә. Бер сыердан тәүлегенә 15,9 литр сөт савып алына.
Бүген, 26 августта, хакимиятнең зур залында террорчылыкка карша ведомство ара комииссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды
Зәй районда чөгендер алу эше тулы куәттә алып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 26 августка район буенча татлы тамыр 1400 гектарда җыеп алынган.
Зәй “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова социаль яклау бүлеге, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге коллективлары белән очрашты.
24 августта авыл җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы барышында Чыбыклы авылының балалар бакчасы да ихтибарны җәлеп итте. Бакча 1991 елда сафка баскан иде. Хәзерге вакытта анда 16 бала тәрбияләнә.
24 августта “Созвездие” балалар лагерында музей хезмәткәрләре “Исеңдә тот!” исемле чара үткәрделәр. Ул Курск астында булган бәрелешләргә багышланрган иде.