Чыбыклыда - күчмә утырыш

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Зәй районында җирлек башлыклары айга ике мәртәбә урыннарга чыгып киңәшә. Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның чираттагысы бүген Чыбыклы авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Утырыш җирлекнең социаль объектларын, Хәния чишмәсен, ана капиталы буенча йорт салучы, мини-ферма төзүче гаиләләр хуҗалыкларын караудан башланды. Кунаклар игътибарыннан авыл башындагы зират, стадион да читтә калмады. Утырышның пленар өлешендә җирлек башлыгы Илфат Гадершин чыгыш ясады. Утырышта янгын куркынычсызлыгы, үзара салым җыю, участок полициясе эшчәнлеге турында сораулар да күтәрелде. Мондый утырышлар алга таба да дәвам итәчәк. Соңыннан күп сыер малы асраучы 25 гаиләгә саву аппаратлары бирелде. Аппарат тапшыру бәйрәм тантанасы буларак узды, кунакларга сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов сыер малы тотучыларга җылы сүзләр әйтеп, хәләл көч белән җитештерелгән продукциянең бәрәкәтле булуын теләде.

Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International