«Күңеллле ишек алды”

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Инде 10 ел буена Зәй районында “Күңелле җәй” муниципаль программасы тормышка ашырыла. Аның максаты - студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру, балаларның ялын оештыру һәм ишек алдында җәйге чорда ял итүчеләрнең ялын оештыру. Ишек алды лагерьлары балаларның ялын оештыру өчен иң кулай урын, чөнки ул түләүсез һәм аңа барлык теләгән кеше кушыла ала. Лагерьларның эш көнендә оештырылуы тикмәгә түгел, чөнки балаларның әти-әниләре эштә була. Бала үз мохитына гына бикләнеп утырмасын өчен бик яхшы күренеш. Былтыр ишек алды балалар лагеры өчәү генә иде, быел аның саны 13 кә җитте һәм аның эшләү чорында 400 бала ял итте. Шуңа да бу бик тә кирәкле шогель.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International