23 августта Дмитровода авыл халкы өчен шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт булды.Анда мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Күп жанрдан төзелгән концерт тамашачыларның күңеленә хуш килде. Концерт районда игълан ителгән спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына һәм Россидә кино елына багышланды.