26 август көнне гражданнарның хезмәт хокукларын саклау буенча “кайнар элемтә” ачылачак. Тиешле белешмәне бирү һәм каршылыклар килеп туган очракта ни эшләргә кирәген кеше хокукын саклау буенча вәкаләтле вәкил идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Телефоннар: • 8 (843) 236-89-15 • 8 (843) 236-40-17 • 8 (843) 236-40-62 Консультация бирү вакытлары: иртәнге 9 дан кичке 5кә кадәр.