26 август көнне Мирный бистәсе “Урман дөньясы” музеенда тирә як мөхитне саклауга багышланган викторина булып үтте. Аны шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әкият” клуб яны лагерына йөрүчеләр белән оештырды.
28 август көнне Якты Күл авыл җирлегенең Утяшкино авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Храмова Мария Михайловнага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге вәкилләре һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде.
Берничә минуттан шәһәр оешмалары, предприятиеләр катнашында оештырылган карнавал башланачак. Ул Нефтьчеләр проспекты буенча Ленин урамына төшәчәк, аннан Крупская, Энергетиклар урамнары буйлап үзәк мәйданга кадәр дәвам итәчәк.
Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта борынгы һәм автор җырларыннан төзелгән җыр фестивале дәвам итә. Ул “Ничек яхшы – без җыелган җирдә” дип атала. Анда төрле музыка коралларында уйнап җыр сузучылар җыелган.
“Энергетик” мәдәният сарае мәйданында бер бәйрәм чарасы икенчесен алыштыра. Әле генә шәһәр бию түгәрәгендә йөрүчеләрнең һәм аның җитәкчеләре арасынада “Балетка йөрергә телим” дигән бәйге булып үтте
Бүген шәһәр көнен оештыручылар һәр йортка һәм ишек алдына бәйрәм авазларын ишеттерергә уйлаганнар. Инде көндезге сәгать уннан Җиңү Проспекты 1/07; 24; 26; 28; 1/18; 1/14, Жукова урамы -9, Крупская урамы -8а ишек алларында музыка яңгырап торды
Балалар музыка мәктәбе укучылары Р.Ш. фәрдиев исемендәге паркта бәйрәм концерты күрсәттеләр. Зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары яшьталантларның чыгышын күзәттеләр һәм гаиләләре, туганнары һәм дуслары белән табигать кочагында ял иттеләр.
Бүген, капиталь ремонттан соң, шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашында “Урман әкияте” балалар бакчасы сафка басты. Төзекләндерү эшләре Республика программасына кертелгән иде. Шуңа күрә ул программа буенча 7513000 акча бүленеп бирелде, ә 4994000 сумы район бюджетыннан булды.
Бүген Зәйдә шәһәр көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм программасы инде кичә үк башланды. Ул “Зәй флагы астында яшибез” дип аталды. Анда 150 кеше катнашты.
Районыбыз механизаторлары коры һава булуга карамастан көзге культураларны чәчүгә керештеләр. 27 августка 5,5 гектарда көзге бодай чәчелгән. Ул барлык мәйданның 35 процентын тәшкил итә.